Быел да Актаныш районы Ватанны саклаучылар көнен кышкы спартакиада белән каршы алды. 22 февраль, шимбә көнне, Актанышта оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, авыл җирлегендә хезмәт куючылар өчен спорт бәйрәме оештырды. Чара ТАССР оешуга – 100, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Күркәм традициягә әверелгән чара бу юлы да хемәткәрләрне көчлелектә, җитезлектә сынады.
Актаныш районында йөздән артык оешма, учреждение, предприятие исәпләнүен искә алсак, ярышка "кузгатылучылар”ның сан-исәбен чамалау авырлык тудырмый анысы.
Гадәттәгечә, “Бүләк” чаңгы юлыннан башланып киткән ярыш “Лачын” боз сараенда, “Батыр” спорт комплексында дәвам итте. Шорт-трек, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон ,гер күтәрү, кул көрәше кебек ярышларда шәхси урыннар билгеләнсә, аркан тартышу, чаңгы эстафетасында оешма-предприятие, мәгариф хезмәткәрләре һәм җирлекләр арасында җиңүче командалар аерым аталды.
