Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер абый Фәрдиевне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медален күкрәгенә беркетте. Очрашудан файдаланып, актив җәмәгать эшлеклесе Тимер Фәрди улы район тормышында якты эз калдырган ветераннарның исемен мәңгеләштерү буенча җитәкчеләргә тәкъдим ясады. Шулай ук сөйләшү барышында ветеран эпидемиянең тизрәк бетеп, дөньяда сәламәт тынычлык урнашуын теләде. Тимер Фәрдиевне Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов та бәйрәм белән тәбрикләде.
Бүген Бөек Җиңү бәйрәмен исән-сау каршылаучы 12 Ватан сугышы ветеранына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан дәүләт бүләкләре бирелә: Россия һәм Татарстан Президентларының тәбрикнамәләре белән беррәттән Актаныш районы башлыгының да Котлау хаты тапшырыла. Алтын төсендәге Котлау хатына “Бөек Җиңү язын илебезгә алып кайткан кадерле ветераныбыз!
45 нең Җиңү китергән языннан соң 75 ел вакыт узды. Хәзер инде сугыш елларының авырлыклары һәм афәтләрен күрмичә дүртенче буын дөньяга килә. Әмма һәркайсыбызның йөрәгендә бабаларыбыз, әтиләребезнең батырлыклары турындагы хәтер мәңге яшәячәк. Без илебезнең сугышчан елъязмасына Актаныш районы халкының үз өлешен кертә алуы белән горурланабыз. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Җиңүгә кадәр актанышлылар “Барысы да фронт өчен!” дигән шигарь белән яшәгән. Ә фронтларда 20632 якташыбыз Җиңү хакына көрәшкән, батырлыклар кылган, аларның яртысыннан артыгы сугыш кырларында ятып калган. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт фронтында катнашучы һәркемгә чын күңелдән рәхмәтләр һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Без сезгә- ветераннарыбызга ярдәм һәм хезмәттәшлек, зирәк киңәшегез һәм яшьләрне тәрбияләүдә үрнәк булганыгыз өчен ихлас рәхмәтле. Үзебезнең матур һәм рәхәт тормышыбыз өчен без Сезгә рәхмәтле. Сез безнең тормышыбызның маягы, ныклык, түземлелек, кыюлык символы, күпмилләтле бөек илнең көчле рухы! Әле озак еллар янәшәбездә калыгыз, бәхетле булыгыз. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе, лаеклы тормыш телибез!”- дип язылган.
Источник: https://www.instagram.com/p/B_4rMs0gsNS/