Актаныш районы Чишмә авылында гомер кичерүче тыл ветераны Рәйсә Фәттаховага бүген 95 яшь тулды! Улы - район башлыгы Энгель Фәттаховның һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын дулкынланып кабул итеп алды, ил-көнгә иминлек, һәркемгә исәнлек теләде акъәби. Амин, шулай була күрсен берүк!!!
“Сөембикә” журналы: Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...
Фәттаховлар гаиләсе – үзе бер кечкенә дәүләт кебек. Үз кануннары, тәртипләре, матур традицияләре бар аның. Уңышларга ирешү, алдынгы булу, җиңә белү серләре бар... Ачасы иде шуларны.
Рәйсә апа Фәттахова турында азмы-күпме беләм дип йөри идем. Актаныш районы Чишмә авылыннан... Зирәклеге, булганлыгы, кешеләр яратуы турында сөйләгәннәре дә колакка кергәне бар... Ире – сугыш ветераны, II группа сугыш инвалиды, тирә-якта исеме билгеле атказанган укытучы Нәвап абый Фәттахов белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Юк, алай дип кенә әйтеп узасы килми әле.
Ул балалар – хәзер үзләре республикада танылган кешеләр бит!
Кызлары Лина, Гүзәл, Тәслимә – әтиләре юлын сайлаган. Өчесе дә Татарстанның атказанган укытучылары! Рәйсә апа кебек төгәл фәннәр яраткан Вәрисәләре төзелеш-архитектура институтында укып үз юлын тапкан. Төзелеш эшләре, хуҗалыкны алып барырга булышу, җай чыккан саен авылга кайтып ярдәм итеп торулар тәвәккәл Вәрисәгә килешеп кенә тора!
Төпчекләре – көтеп алган ир бала Энгельгә исә әти-әнисеннән дә, апаларыннан да күп асыл сыйфатлар күчкән... Энгель Нәвап улы диюгә үк, һәрчак яңалыкка омтылучы абруйлы җитәкче – Актаныш районы хакимияте башлыгы күз алдына килеп баса... Аның Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры булып эшләгән еллары исә мәктәп, мәгариф, вуз дөньясында яңа казанышлар чоры булып тарихка кереп калыр...
Кызганыч бик тә, Нәвап абый арабызда юк инде... Укучыларына да, балаларына да шәхес итеп карый белгән, аларны тормыш фәненә, мөстәкыйльлеккә өйрәткән чын педагог булган ул! Укытучы абыйлары сеңдергән «Чишмә менталитеты» гомер буе укучылары холкында чагылган...
Рәйсә апа дидем дә... «Ел хатын-кызы» республика бәйгесендә «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүче булып, Пирамида сәхнәсендә балкып елмаеп торуын да күрдем бит мин аның. Чая, җор телле, җитез хәрәкәтле матур апа булып истә калган... Чәчәкле кызыл яулыгы, иңсәсенә салган бүләк туны ул көнне ничек килешә иде үзенә! Һич тә яше 80 нән өстә димәссең...
Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/nky-bezne-snnn-alyp-kaytkan