Корпункт:
2015 елның 28 октябреннән 12 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре уза. Моңа бәйле рәвештә зур мәдәни программа планнаштырылган.
Шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Мәскәү көннәре кысаларында республикабызда яшәүче “Мәскәүне саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлек бүләкләре тапшыру каралган.
Шул уңайдан бүген, 30 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова Актанышта яшәүче Мәскәү өчен сугышта катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Гөмәров Әбүдәр Гомәр улына Мәскәү Хөкүмәте исеменнән истәлек бүләге тапшырды.