Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен кайгырту - һәркемнең изге бурычы.
18 март көнне Чалманарат авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч акцияләрнең берсе - тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” дип аталган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.
Җирлек башлыгы Камил Әхмәтов белән “Наратлы” хуҗалыгы рәисе Алмаз Мосабиров һәр тыл хезмәтчәненең йортында булып, мөхтәрәм затларга Рәсәй бүләген зурлап тапшырды.
- Сез, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, күп кенә тарихи вакыйгаларның тере шаһиты. Сезнең иңнәрегезгә күпьеллык авыр хезмәт салынган. Сез - якты һәм матур балачагыгызны сугыш урлаган буын, тормышның иң авыр чорларын лаеклы үтә алган көчле затлар сез. Безгә Җиңү язын бүләк итүдә сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур, - дип, Камил Сабирҗан улы тыл ветераннарына сабырлыклары, түземлекләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүген юбилей медальләре әлеге җирлектә 6 тыл хезмәтчәненә тапшырылды. Алар – Котдус ага Бәдретдинов, Әхтәм ага Әхмәтов, Шәмсегали ага Гәрәев, Халисә апа Бәдретдинова, Тәгъзимә апа Нуретдинова, Рәйсә апа Дәүләтгәрәевалар. Ветераннар күзләрендә яшь һәм шул ук вакытта дулкынлану белән әлеге бүләкләрне кабул итеп алдылар.
- Сезнең өлешкә фронтларда һәм тылда батырларча көрәшеп, көчегезне түгәргә, сугыштан соң да илне төзекләндерү өчен алны-ялны белми эшләргә туры килгән. Ветераннарыбыз сугышның тере шаһитлары булса, сез, тылдагылар, Җиңүне хезмәт фронтларында якынайттыгыз. Сез батырлык үрнәге күрсәтеп, илебезне саклап калдыгыз, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк иттегез. Барысы өчен дә сезгә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, алдыгызда баш иябез, - дип, “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Фирдәвис улы тыл ветераннарына, Чалманарат авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә әзерләнгән күчтәнәч пакетларын тапшырды.
Җирле җитәкчелек һәр ветеранның яшәү шартлары, сәламәтлеге белән танышты, сорау-мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Ветераннар исә, үз чиратында, яшь буынга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр, тапшырылган медальләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
- Күрмәгәннәр калмады. Ачлык, ялангачлык-барысын да үткәрдек. Белем алу урынына олылар белән бергә кырларда иген иктек, үгезләр җиктек. Намусыбызга тап төшермәдек, гел хезмәттә булдык. Бүтән андый сугышлар кабатланмасын иде, безнең балалар, оныклар без күргәннәрне күрмәсеннәр, - дигән теләктә бүген кадерле өлкәннәребез.

