Тумышы белән ул Әлмәт районы Түбән Мактама авылыннан. Әтисе – Габдулла Илалетдинов сугышның беренче көннзәреннән үк илне якларга фронтка китә. Кызганычка, туган якларына эйләнеп кайтырга насыйп булмый – 1942елның гыйнварында Ленинградны саклаганда хәләл җефетен тол, биш баласын ятим калдырым һәлак була. Сабыйның кечкенәсенә эле бер яшь тә тулмаган. Гаиләдәге балаларның иң зурысы – киләчәктә укытучы булырга теләгән Тәслимәнең хыялларын сугыш афәте, ятимлек чәлпәрәмә китерә. Бөгелмә педагогия училищесына укырга кергән кыз уку йортын ташлап, кабат өенә кайтырга мәҗбүр була. Тормыш арбасына бик иртәҗигелеп, эшләрнең төрлесен башкарырга туры килә. Әле ныгып та җитмәгән япь-яшь кызлар күрше районда – Ширәмәттә зәмһәрир салкыннарда ачлы-туклы хәлдә урман кисәләр. Сугыш елларында күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен медальгә ия була ул.
Узган гасырның 50 елларында районда кара алтын чыгарыла башлагач, Тәслимә Габдулловна юл эшчесе булып урнаша. Ә инде Түбән Мактама янында Миңлебай газ эшкәртү заводы төзелгәч, киләчәк язмышын әлеге предприятие белән бәйли. Лаеклы ялга чыкканчы ул заводның үзәк лабораториясендә хезмәт куя.
1950 ел аның тормышында иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Авылның уңган егете Габделәзәл Бари улы Баһманов белән гаилә кора. Өч балалары – аларның төп горурлыгы, мактанычы. Беренче балалары Фәйрүзә гомерен медиөинага багышлады. Икенче балалары – Хәмзә Баһманов – «ТАНЕКО»ның беренче генералҗ директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Түбән Кама шәһәренең мактаулы граңданины. Төпчекләре Фирдәвес тә язмышын нефть тармагы белән бәйләде.
Кызганычка, 2006 елда Тәслимә апаның пар канаты Габделәзәл абый вафат булды.
Өч баласы, өч оныгы Һәм биш оныкчыгы кайгыртып торганда үзен һич тә ялгыз хис итми ул. Ишеге бер дә ябылып тормый. Туганнарын, күршеләрен һәрчак якты йөз белән каршы ала. Өстәлендә һәрчак кайнар чәй, телеңне йотарлык камыр ризыклары. Үзен дә Коръән ашларына еш чакыралар, аның моңлы тавыш белән Коръән сүрәләрен көйләп укыганын тыңларга яраталар.
Алга таба да Тәслимә апаның тормышы яраткан кешеләре янында бәхеттә һәм сөенечтә дәвам итсен. Берсеннән берсе уңган-булган бабалар тәрбияләп үстергәнегез өчен бик зур рәхмәт!
Фәйрүзә Гыйбатова,Түбән Мактама бистәсе Һәм Тихоновка авылы Ветераннар советы җитәкчесе 2020 ел.