Корпункт:
Елдагыча, Бөек Җиңү бәйрәмендә Апас туган якны өйрәнү музее коллективы, "Үлемсез полк" акциясендә актив катнаша. Махсус эшләтелгән транспарантларда Бөек Җиңүгә чиксез зур өлеш керткән Ногмагнов Госман Ногман улы (Борнаш), Төхбәтуллин Гайфулла Мөхәммәтгатыйп улы (Дәвеш), Салаватуллин Хатип Хаҗи улы, Самитов Гизетдин Фәсхетдин улы (Апас) фотоларын күрергә мөмкин иде. Әлеге акциядә катнашу белән музей хезмәткәрләре барлык ветераннарга олы рәхмәтләрен һәм ихтирамларын белгертәләр.

