Районыбыз быел да бәйрәмне зурлап, киң колачлы итеп билгеләп үтте.
9 Май – Җиңү көне уңаеннан бәйрәм митинглары алдагы көнне авыл җирлекләрендә дә узды. Районыбыз халкы һәйкәлләр янында батырларны искә алды, бүгенге көндә исән булган ветераннарга олы хөрмәт белдерде.
Районыбыз үзәге Апаста традиция буенча халык Батырлар мемориаль комплексы янына җыелды. Кояшлы, җылы көн ямь өстенә ямь өстәде.
Мәктәп укучылары төрле төстәге шарлар, чәчәкләр һәм сугышта катнашкан әби-бабаларының фотосурәтләрен тотканнар иде. Аларга хезмәт коллективлары да кушылды. “Алтын алка” боз сараеннан кузгалып, алар үзәккә атлады. Бәйрәмнең түрендә өлкәннәребез урын алды. Алар арасында күкрәге тулы орден-медальле сугыш ветераны Зиннәт ага Хәйруллин да бар иде. Кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрби киемле райондашларыбыз, “Яшь армиячеләр”, “Форпостчылар” һәм башка отряд вәкилләре марш атлап үттеләр.
Батырлар хөрмәтенә веноклар салынгач бәйрәмнең музыкаль өлеше башланып китте.
Танатанада район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс Банк” идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Президенты Аппараты вәкиле Артем Абрамов, район прокуроры Зөфәр Абитов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, район хәрби комиссары Наиль Җантемиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты. Һәр чыгышта сугыш авырлыкларын үткән ветераннарга ихтирам хисе чагылды. Яу кырында ятып калган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Президентыбызның котлауларын ирештерде. Чыгыш ясаучылар бүген илебезнең катлаулы чор кичерүе турында да әйтеп уздылар. Бүгенге көндә Россиянең агрессиягә, нацизмга каршы көрәш алып баруда бердәм булуын ассызыкладылар.
Бәйрәм балаларның җыр-биюләре, район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Татарстанның халык артисты, якташыбыз Илсур Сафин да иң матур җырларын бүләк итте. Тынычлык символы булган ак күгәрченнәр һәм төрле төстәге шарлар һавага ашты.
Бүгенге көндә районыбызда сугыш утын кичкән биш Бөек Ватан сугышы ветераны һәм ике Ленинград чолганышы шаһиты яши.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел узса да, илебез азатлыгы өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән батырларны онытырга хакыбыз юк.