Корпункт:
Музей хезмәткәрләре Сарман гимназиясенең язучы һәм журналист Хәниф Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда 7 сыйныф укучылары өчен “Авыр сугыш елларында якташларыбыз язмышы” дип аталган әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар сугышта катнашкан якташларыбыз, аларның батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең Җиңүне якынайтуга керткән өлешләре турында тыңладылар.