85 яшен тутырып килүенә карамастан, әбием Люциягә карап сокланам, аның белән горурланам мин. Шушы гомер эчендә тормышның ачысын-төчесен күп күргән ул.
Әбием өч яшендә үк ятим кала. Әле мәктәп яшенә җиткәнче үк кул арасына керә башлый: кош-корт карарга, яшелчәләргә су сибәргә тиеш була. Бераз үсә төшкәч ул кыр эшләренш җигелә. Шул елларда ат яки үгез җигеп сука сукалау, урак белән ашлык уру да, еракка барып урман кисү, аны ат белән чыгару да төшә яшь кыз җилкәсенә. “Безне әти кеше күзенә карап, аның кулындагы ризыкка кызыгып яшәмәскә өйрәтеп үстерде. Эшләргә кирәк – бөтенесе дә була,” – ди ул безгә.
Әбием авылларында 7 сыйныф белем ала. Ул чордагы китап-дәфтәр, карандаш-каләм юклыкны, мәктәпкә капчык киндереннән теккән яки фанерадан ясаган сумкалар тотып йөргәннәрен сөйләгәндә бер гаҗәпләнсәк, шул сабыйларның иртән укырга киткәнче сәгать 3 тә, 4 тә торып мунчаладан кап сугулары, күшил (әби сүзе буенча: атларның авызына асып ашарларына салу өчен сетка сыман әйбер) ишүләре башка сыймый. Әбием лаеклы ялга чыкканчы колхозда сарык фермасында эшли. Тырыш хезмәте өчен Россиянең бик күп санлы орден-медальләре белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек була. Бүгенге көнгә кадәр эштән аерылганы юк. “Тик торсам, авырыйм мин”, - ди ул.
Әбием бүген Мөслим районы Югары Табын авылында тормыш ямен, дөнья гамен тоеп, барча туганнар белән аралашып, үз өендә гомер кичерә. Әбием безнең уңышларга да бик куана. Үз гомер юлын безгә өлге итеп, үз көчең белән яулап алынган җиңүнең тәмен тоя белергә өйрәтә.
Безне байлыкка омтылмаска, кешенекеннән көнләшмәскә, җиңел килгәнгә кызыкмаска, булганына шөкер итеп, сөенеп гомер итәргә өнди. Бу – аның безгә нәсыйхәт-васыяте. Шулай ук нәселебезнең олы буын вәкилләре исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә өйрәтәләр.
Әти белән әнинең олылырга мөнәсәбәтеннән исә аларны, шул исәптән әбиемне дә хөрмәтләргә, ярдәмнән ташламаска кирәклекне тоям. Әбием - безнең гаиләнең биззге, иң кадерле кешесе.
Катлаулы да, мактаулы да гомер кичергән әбиемә Аллаџтан сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхетле картлык телим.
Булат Гыймаев,
24 нче мәктәпнең
11 нче сыйныф укучысы