Мин, Закирова Зөһрә Хәбибулла кызы, 1909 нчы елда Беренчемай районы (Әлмәт районы) Елховой авылында тудым. 3 сыйныф белемем бар.
1929 елда Закиров Ләбип Гыйззатулла улына кияүгә чыктым. 1931 елда колхозга эшкә кердем. Яхшы гына яшәп килгәндә Бөек Ватан сугышы башланды. Бу 1941 елның 22 нче июне иде. Ирләрне сугышка алдылар. Минем ирем 1941 елның августында сугышка китте.
1942 нче елның март аенда Сталинград сугышында һәлак булды. Дүрт баламны кочаклап ятим калдым. Без бернәрсәдән дә курыкмадык. Барлык авылдаш хатын-кызлар бергә берләшеп, кара кайгыларыбызны эчләребезгә йотып, ачлы-туклы килеш авыр ирләр эшен башкардык. Колхозга урманнан агач кистек, җир сөрдек, икмәк үстердек.Тизрәк җиңү килсен өчен бөтен көчебезне куйдык. Сугыштан соңгы елларда да мин колхозда эшләдем. 1968 пенсиягә чыктым. Сугыш кирәкми безгә! Кабат сугышлар булмасын иде!
Текст авторы: Газизова М.М.