Корпункт:
Ленинград шәһәрендә, блокадага карамастан, мәдәни, интеллектуаль тормыш дәвам иткән. 1942 елның җәендә кайбер уку йортлары, театрлар һәм кинотеатрлар ачыла; хәтта берничә джаз концерты да була. Беренче блокада
кышында берничә театр һәм китапханә эшләвен дәвам итә.
Ленинград радиосы да үз эшен өзми. 1942 елның августында шәһәр филармониясе яңадан ачыла, анда 9 августта филармониядә беренче концерт вакытында Дмитрий Шостаковичның блокаданың музыкаль символына әверелгән атаклы Ленинград героик симфониясе беренче тапкыр башкарыла.Шулай ук блокада вакытында Ленинградта гамәлдәге гыйбадәтханәләр эшләрен дәвам иткәннәр.(мәгъглүмәт интернет чыганакларыннан тәрҗемә ителде)
Төзеде:Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее.
