1932 елның 4 октябрендә Хөкүмәт Карары белән СССР җирле һава һөҗүменә каршы оборонаның гомумсоюз системасы (МПВО) төзелә һәм аның турында нигезләмә раслана. Нәкъ менә шул вакыттан илнең гражданнар оборонасы
системасын булдыру башлана.
Гражданнар оборонасы (җирле һава һөҗүменә каршы оборона, МПВО) Бөек Ватан сугышы (1941-1945) вакытында халыкны һәм халык хуҗалыгын фашист авиациясе һөҗүмнәреннән саклауга сизелерлек өлеш кертә. Кайбер очракларда аның көчләре дошманның коры җир өлешләрен шәһәрләргә атакаларын кире кагуда да катнаштылар.
1941 елның июлендә СССР Халык Комиссарлары Советы «Халыкны һава һөҗүменә каршы оборонага гомуми мәҗбүри әзерләү турында " карар чыгара. Илнең 16 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге (ирләр) һәм 18 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге (хатын-кызлар) бөтен халкын укыту тәкъдим ителә. 1942 елга МПВО формалашуда ил буенча 6 миллионнан артык кеше исәпләнгән.Шәһәрләрне дошманның һава һөҗүмнәреннән саклауда һава һәм химиягә каршы оборона кагыйдәләренә өйрәтүдә 50 миллионнан артык совет гражданы катнаша.
Бөек Ватан сугышы елларында МПВО 90 меңгә якын янгын һәм янгын чыгуны бетергән, халык хуҗалыгы объектларында 32 мең җитди аварияне булдырмы калына , 430 меңнән артык авиабомба һәм 2,5 миллионга якын снаряд һәм минаны зарарсызландырыла , 185 меңнән артык зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелә.Үз-үзеңне саклау һәм төркемнәренең 300 меңнән артык сугышчысы Мәскәү, Ленинград, Киев, Сталинград, Севастополь, Одесса, Кавказ, Совет Заполярьесын саклаган өчен медальләр белән бүләкләнә Берничә мең сугышчы һәм МПВО частьлары һәм бүлекчәләре командирлары СССР орденнары һәм медальләре ала .
Төзүче: Х. Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее
