Әлеге олуг юбилей белән хөрмәтле якташыбызны район җитәкчелеге ихлас котлады.
Фатыйх Харис улы, 1921 нче елда хәзерге Сарман районы Күҗак авылында туган. 1937 елда Иске Минзәләбаш мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач Яр Чаллы шәһәренең Александровка училищесына «Механизатор» курсларына укырга керә. 1940 елда училищесыны тәмамлый. Аннан Бөгелмә шәһәренең машина-трактор остаханәсендә эшли. 1942 елның апрелендә Кызыл Армия сафларына алына. Владимир шәһәрендә танк бүлегендә укый радистлыкка укый. Укуын тәмамларга өлгерми, Ленинград фронтына җибәрелә. 165 аерым разведка ротасында укчы булып сугышкан. 1943 елда хәрби хәрәкәтләр барышында авыр яралана. 1943 елның июненнән 1944 елның февраленә кадәр Череповец шәһәренең 1331нче эвакуация госпиталендә дәвалана. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Ленинградны саклаган өчен», Жуков медале белән бүләкләнгән. 1944 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Сарман районының «Круч-Кул» колхозында тракторчы булып эшли.