Кәзкәй авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хисматуллин Гайсә Хисматулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады.
1925 елның 11 октябрендә Тыңламас авылында яшәүче Фатыйма һәм Хисмәтулла гаиләсендә икенче бала булып туа Гайсә Хисматуллин. Биш сыйныфтан соң укудан туктаган малай 12 яшеннән өлкәннәр белән беррәттән, күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Ат белән чүмәлә тарттыра, урып-җыю эшләрендә катнаша.
Бөек Ватан сугышы башлануга, әтисен яуга алалар. Әнисенә булышу, үзеннән кечкенә эне-сеңелләрен кайгырту Гайсә җилкәсенә кала.
1943 елның 25 июлендә Гайсәгә сугышка китәргә дигән хәбәр килә. Бер атна дигәндә, аны Белоруссия фронтына илтеп җиткерәләр. Ефрейтор Гайсә элемтәче булып хезмәт итә.
Гайсә абый Польшаны азат итүдә, Германияне тар-мар итүдә катнаша. Рейхстаг янында да була. Сугыш тәмамлангач та яугиргә тиз генә өенә кайтырга насыйп булмый. 1949 елның 6 апреленә кадәр Германиядә элемтәче булып хезмәт итә. 20 апрельдә туган авылына кайтып төшә.
Бригадир ярдәмчесе дә, өлкән бригадир да, бер ел “Изаиль” колхозында рәис булып та эшли. 1959 елда Кәзкәйгә ферма мөдире булып күчә һәм шунда яшәп тә кала.
Кайда гына хезмәт куйса да, үзен уңай яктан гына күрсәтә. Лаеклы ялга чыкканда хезмәт ветераны исеме бирелә.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм истәлекле даталар уңаеннан бирелгән медальләр иясе ул. Өченче төркем инвалид Гайсә Хисмәтуллинның тыныч тормышта куйган хезмәттәге уңышлары өчен бирелгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да шактый. 2010 елда ил җитәкчеләренең махсус программалары нигезендә “Актаныш инженерлык челтәре” оешмасы төзүчеләре өч ай эчендә ветеранның ихатасына менә дигән итеп, бөтен уңайлыклары булган яңа йорт төзеп куйдылар. 50 елдан артык бергә гомер кичергән, шулай ук тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган карчыгы Хөллия белән 3 бала тәрбияләп үсетрәләр. 2014 елда хатыны бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Гайсә бабай улы Фәрит тәрбиясендә гомер кичерә.