Корпункт:
Шушы көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Нуриев Рифкать абый үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга, күңел түреннән чыккан җылы теләкләребезне җиткерергә дип без дә ветераныбызның өенә бардык. Без дигәнебез урта мәктәп, "Гиндукуш" хәрби дан музее коллективлары, әфган сугышы ветераннары.
Рифкать абый һәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алды.
Рифкат абыйга без саулык, тагын әле күп еллар безне сөендереп, балалары, оныклары, оныкчыкларының хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.