Корпункт:
Әлеге чарада балачаклары сугыш чорына туры килгән апалар катнашты. Кичә “Георгий тасмасы» акциясенә кушылу белән башланып китте.
Очрашу әңгәмә рәвешендә барды. Кичәнең кунаклары авырлыкларны, югалтуларны берәм-берәм искә алды. Стенага эленгән стендтан якыннарын эзләделәр, сугыш ветераннарын барладылар, искә алдыдар.
Апалар күңелләре белән балачакларына кайтып, күп истәлекләрне барлады. Кайбер вакыйгаларны елый-елый сөйләделәр.
Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге кичә китапханә белән берлектә оештырылды.