Ак яулыклы әбекәйләр. Әтнә районы Бәрәскә авылыннан Әминә әби Сәләхова 95 яшен билгеләп үтте. Тормыш авырлыкларын күп күрсә дә Әминә апа, бүгенге рәхәтлеккә шатланып бетә алмый. Әминә апа соңгы елларда сукыр калган. Шулай булса да, җор телле, шат күңелле ул. Һәр нәрсәдән ямь табып яши. Бөтен кеше кебек, миңа да ашлык, чыпта сугарга да туры килде. Урман да кистек. Бәрәскә авылына килен булып килгәч, колхозда эшләдем. Әхмәтханым бик әйбәт булды. Сигез бала тәрбияләп үстердек,- дип, үзенә карата игътибарлы булган балаларына, оныкларына рәхмәтен җиткерде. Шунысы шатландыра, әбекәй өлкән яшьтә булса да, хәтере яхшы, бүгенге көндә үз аякларында йөри. Кадер-хөрмәттә, өйләренең түр башында утыра бүген безнең татар әбиләре. Башларында ак яулык, мөлаем йөзләр. Ә сабырлыкларына исен китәрлек. Исән генә булсыннар.
