Бурсык авылында гомер кичерүче иң өлкән кеше – Камалов Галимҗан Камал улы, районның озын гомерлеләр сафын тулыландырып, 2020 елга аяк баскач үзенең 90 яшен каршы алды.
- Гомер дигәннәре сизели үтте. Туксан тулса да, күңел сиксәндә калган – картаерга теләми, - дип елмая Галимҗан абый.
Хәер, Бурсык авылының Әлмәндәр картына (аны авылдашлар нәкъ шулай дип атый) һич кенә дә 90 яшьне биреп булмый: хәтере моннан дистә еллар элек булган вакыйгаларны да эзлекле рәвештә саклап килә, зиһене ачык, күзләре күрә, кул-аяклары хәрәкәттә. Өстәвенә, хуҗалыгында сарык малы тота, ихатада тавыклары гөрләшеп йөри, өстәлендәге балы да үз умартасыннан аның. Җәйге чорда авылдашларын шаккаттырып мотоциклда җилдерә Галимҗан ага, тугызлы чалгы белән киерелеп печән чаба.
- Тормыш иптәшем Нәзифә белән 59 ел гомер кичердек. Бар эшкә дә булган, авылдашларның хөрмәтен яулаган хатын-кыз иде ул. Дүрт бала тәрбияләп үстердек, алар барысы да югары белем алдылар, - дип, тормышының иң данлы, иң шанлы елларын бүген дә хәтерендә яңартты Галимҗан ага.
Ни кызганыч, Камаловларга бриллиант туйларын гына каршы алырга насыйп булмый, картлыкның җай гына барган парлы эзе Нәзифә апа вафатыннан соң ялгыз сукмакка әверелә...
Гаилә башлыгының уң кулы булган Нәзифә апа үзе дә легендага тиң шәхес булган: механизатор булып эшләгән ул, моторлы велосипед, мотоциклларны иярләгән хатын-кыз хәтта егәрле техниканы да буйсындырган. Өлкән буын авыл халкы аның тракторда, комбайнда җир җимерттереп эшләгән чакларын әле дә тел шартлатып искә ала.
Бүген Галимҗан ага үз нигезендә ялгыз тормыш кичерә. Ялгыз дию дөрес тә булмас, балалары, ерак араларны якын итеп, атна саен төп йортка кайтып тора – кендек каны тамган нигез юлына тузан төшерми алар. Кадерле әтиләрен бер генә бәйрәм чарасыннан да мәхрүм итми балалар: авыл, район Сабантуйларын, зур бәйрәмнәрне Галимҗан ага үз күзләре белән тамаша кылырга ярата. Үзе дә җырларга, гармунда уйнарга хирыс ул.
90 яшь тулган көнне дә юбиляр кулына гармун алмый калмады – еллар дәвамындагы авыр хезмәт аркасында төзлеген, нәфислеген югалткан бармаклар сак кына гармун телләрен барлады... Аның белән бәйле хатирәләр исә, күпне күргән йөрәккә генә сыймыйча, күз яшьләре аша җыерчыклы бит буйлап тәгәрәде. Ул яшьләрдә мәңгелеккә киткән тормыш иптәшен сагыну да, алтмыш яше дә тулмаган Илдархан улының үлеме белән килешмәү дә бар иде.
Галимҗан аганың гармунлы булу тарихы да нәкъ менә олы улы Илдархан белән бәйле. 1956 елда, нәсел дәвамчысы якты дөньяга аваз салгач алынган гармун ул. Шуңа күрә дә бик тә кадерле ядкарь ул бу йортта.
Моннан биш ел элек тормыш юбилярга артык авыр сынау җибәрә: башта Илдарханын җир куенына сала ата кеше, йөрәктәге ярадан кан саркып бетәргә дә өлгерми, тормыш иптәше Нәзифә апа күзләрен мәңгелеккә йома. Бүген Галимҗан аганың йөрәгендә рәттән урнашкан ике тирән яра бар. Җөе тартыла торган яра түгел алар, соңгы сулышка кадәр үзәкләрне өзә торган югалтулар бу...
...Гаиләсе, үткән тормыш юлы турында сөйләгәндә, Галимҗан аганың күзләре очкынланып яна башлый: сәгатьләр буе хатирәләрен барлап утырырга әзер ул. Юбиляр шушы хәтер-хатирәләрен югартмавы белән бәхетледер дә, мөгаен.
Күркәм традициягә тугры калып, Актаныш районы җитәкчелеге дә гомеренең туксанынчы баскычына күтәрелгән юбилярны туган көне белән тәбрик итте. Район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров Галимҗан Камал улына Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәч кабын тапшырды.
Җирлекнең ветераннар Советы рәисе Бибизәйнәп Шәяхмәтова да туган көн иясенә изге теләкләрен ирештерде.
