Корпункт:
Сугыш — кешеләр үзләре китереп чыгарган афәт. Без быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Туган авылымда инде бер сугыш ветераны да калмады. Алар үзләре белән меңләгән истәлекләрне алып киттеләр. Ләкин без аларны онытмыйбыз!
Минем балачагым сугыш елларына туры килде. Ачлык, салкын, куркыныч — барысы да булды. Ләкин халык тырышты, эшләде, җиңүгә ышанды.
Җиңү көне килгәч, бөтен авыл җыелды. Без, кечкенәләр, кызыл флажоклар тотып йөрдек. Фронттан кайткан офицер абзый гармунда уйнап, безнең белән биеде. Ул миңа сугыштан алып кайткан кулъяулыгын һәм шигырь язылган кәгазь бүләк итте.
Бу көн минем өчен мәңгелеккә сакланды. Хәтерлибез, горурланабыз, хөрмәт итәбез, дип язган Мәмәт авылыннан ветеран укытучы Ләлә Вәлиева.
