“Сугыш дигән афәтне беркемгә дә күрергә язмасын!”‒ дип еш кабатлый иде минем карт әбием Саимә. Мин ул чакта кечкенә идем әле, 5-6 яшьләр булгандыр. Сугышның нәрсә икәнен аңлап та бетерми идем. “Ник ул алай әйтә икән,беркем дә сугышмый бит”, ‒ дип уйлый идем. Үсә-үсә белдем мин сугышлар турында,бигрәк тә тетрәндергәне Бөек Ватан сугышы,чөнки ул илебезгә күп кайгы-хәсрәт алып килгән. Менә хәзер бик яхшы аңлыйм мин әбием сүзләрен...
Безнең гаиләдән дүрт бабай да ул сугышта катнашкан. Тик берсе генә‒ Шамил бабай,әтиемнең әнисенең әтисе генә исән-сау әйләнеп кайткан. Калган өч бабам сугышта хәбәрсез югалган. Әлбәттә, исән-сау әйләнеп, Җиңү алып кайткан каһарманнар турында мәгълүмат күп. Ә менә сугышның беренче көннәреннән үк китеп, утның кайнап торган оясында сугышып, Ватан өчен җаннарын биргән,хәбәрсез югалган,каберләре дә билгесез булган сугышчылар турында нәрсә дә булса белү бик авыр.
Минем әниемнең әнисе Хатима әбием Җиңү бәйрәмендә сәхнәдә сугыш турында җырлар җырлый иде. Һәрвакыт бер җырны җырламыйча калмый, аны сорап та җырлаталар иде, ул-хәбәрсез югалганнар турында:
- Батырларның каберләре
Гөлләргә уралганнар
Ә кайда соң, сезнең кабер,
Хәбәрсез югалганнар?
Ул бит үзенең әтисе, Билал бабай турында да җырлаган икән.
Билал бабай. Ул Сарман районы Балтамак дигән авылда туган, шуннан сугышка киткән. Күптәнге бик кадерле хатирә - бабамның фотосүрәтенә карыйм. Аннан көләч йөзле, дулкынлы кара чәчле бабам елмаеп тора... Ул матур, шаян телле, шат күңелле,эшчән булган. Оста итеп гармунда уйнаган.
Сугышка киткәндә дә, ат арбасында “Йә кайтабыз, йә кайтмыйбыз, сау булыгыз,туганнар”, - дип моңлы җыр сузган. Ә аның дүрт яшь ярымлык кызы Хатима башка озатучылар, балалар белән бергә басу капкасына кадәр озатып барган.
Белсә иде ул газиз әтисенең соңгы тапкыр күрүен, әтисенең соңгы назлары булуын... Әйе, кызганычка каршы, бу соңгы күрешү, хушлашу булган шул. Бер ел бабамнан хатлар килеп торган, 1942 елда алар килүдән туктаган. Ленинград янында барган сугышларда Билал бабай хәбәрсез югалган. Әбигә язган хатлары да сакланмаган, янгын вакытында утта янганнар алар. Шулай итеп әбигә бабайдан калган шул истәлекләр дә югала. Күпме генә эзләтеп караса да, карт әбием башка бернинди мәглүмат тә таба алмый. Саимә әбием 93 яшенә кадәр Билал бабайны искә алып, исәндер, менә кайтыр дип яши. Бердәнбер кызы Хатимә әбине ялгызы карап үстерә. Хатима әбием Билал бабай кебек кара дулкынлы чәчле, бик матур, үзе моңлы матур җырлый да иде әле. Кечкенәдән үк югалткан әтисен юксынып, сагынып, искә алып яшәде.
Безгә ачу сакламагыз,
Хәбәрсез югалганнар,‒ дип суза иде ул.
Хәзер инде Хатима әбием дә якты дөньядан китеп барды. Еллар узген саен аралар ерагая, ә хәтер яраларны яңарта гына. Һәрберсе үзенчә булып күз алдына килеп баса: без матур тормышта яшәсен өчен гомерен биргән бабамнар, ялгыз калган карт әбиләр, әти назы күрмәгән әбиләр, бабайлар. Мин күңелем белән кайчак алар белән сөйләшәм, аларны күз алдына китерергә тырышам. 4 бабам да минем өчен герой, каһарман. Бик кызганыч, алар матур Җиңү таңнарын күрә алмаганнар, кабат газиз балаларын коча алмаганнар.
Кадер-хөрмәт күрмәгән хәбәрсез югалганнар, берүк сез безгә рәнҗемәгез инде! Сез безгә бик якын, чын каһарманнар. Сез гомерләрегезне кешеләр җирдә тыныч матур яшәсен дип корбан иттегез бит. Күпме тол хатыннар, аналар, ятим балалар сезне көтеп, сагынып яшәгән.
Минем күңелемдә төрле хисләр: бу, әлбәттә, горурлык хисе дә, чөнки алар безнең туган илебез өчен көрәшкән, гомерләрен корбан иткән; үкенеч хисе - чөнки алар яу кырында ятып калган,хәбәрсез югалган, каберләре дә билгесез, үзләренә тиеш игътибар аларга барып ирешмәгән шикелле дә.
Сугыш китергән кайгы-хәсрәтне язып та, сөйләп тә бетереп булмый, күп әйберне күз алдына да китереп булмый хәтта. Без,хәзерге яшь буын, бигрәк бәхетле, матур мул тормышта яшибез. Ни бәрәбәренә килгән ул, кемнәр аны безгә бүләк иткәнен онытмасак иде. Һәлак булган бабаларыбызның рухлары безгә карап сөенерлек булсын иде, лаеклы алмаш икәнен тойсыннар иде. Бабай, бабакаем! Бел, син гел безнең күңелләрдә мәңге яшь,фотосурәтеңдәге кебек яшисең. Рәхмәт сиңа, Билал бабай! Рәхмәт сезгә, барлык батыр сугышчылар!Сугыш афәте бүтән килмәсен, дигән әбиемнең сүзләре хәзер минем дә күңелемә еш килә. Шатлыкларга куанып, киләчәк турында хыялланып тыныч тормышта яшәү шундый рәхәт бит!
11 нче мәктәпнең
6 в сыйныфы укучысы
Хафизова Сөмбел Фәрхәд кызы
Җитәкчесе:
Хафизова Гүзәлия Рәис кызы