Корпункт:
Халыкара Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Әтнә районында чаралар үткәрелде.
Кышлау авылы китапханәсендә хәтер шәмнәре кабыздылар.
1945 елның 27 январында совет гаскәрләре тарафыннан «Аушвиц» иң эре һәм иң озак эшләгән, нацистлар тарафыннан вәхшиләрчә юк ителгән корбаннар лагеры азат ителә. Бу көн һәр елны БМО тарафыннан Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул унайдан Кышлау авылы китапханәсендә балалар өчен «Холокост — халык фажигасы» дигән батырлык дәресе узды. Китап укучыларны холокост тарихы белән таныштылар һәм һәлак булганнарны искә алып хәтер шәмнәре кабыздылар.