Корпункт:
Боерган авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантаналы төстә бәйрәм итү авыл уртасындагы һәйкәл янында сәгать 10:00 да башланды.
Тантанага килгән тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, һәм кунакларга Георгий ленталары тагылды. Сугыш темасына җырлар яңгырап торды.Бәйрәмне китапханәче Салимова Ф.М.алып барды. Һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар салынды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары үзләренең җырларын башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр.Боерган мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Шатлык” бию төркеме кызлары “Военный вальс” башкардылар. “Яран гөл” фольклор коллективы члены Сәхәбиева Гөлсәриянең “Сугыш чоры балалары без” шигырен укуы, ветераннарыбызның күңеленә хуш килде.
