Корпункт:
Өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншин Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов янында булды.
Үтәмеш авылында гомер итүче Хәйретдин бабай районнан килүчеләрне аягурә басып каршы алды.
Район башлыгы ветеранны бәйрәм белән котлап, күчтәнәч -пакет тапшырды.
"Сез зур хөрмәткә ия шәхес. Без матур тормышта яшәсен өчен, илебездә тынычлык булсын өчен көрәштегез. Сезгә сәламәтлек, мул тормыш телим. Балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз хөрмәтендә яшәргә булсын", - диде район башлыгы.
Хәйретдин бабай олы рәхмәтен ирештерде.
"Кабат сугышлар күрергә язмасын. Сугыш ачлык, ялангачлык, ятимлек алып килә. Ил - көннәребез тыныч булсын Ходаем. Эшләрегездә унышлар",- диде ветеран.