Корпункт:
Сарман районы Җәлил мәктәбенең "Форпост" яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар Җиңү көне уңаеннан "Җиңү тәрәзәләре" һәм "Георгий тасмасы" акцияләренә кушылдылар. Балалар мәктәп тәрәзәләрен Җиңү көне символикасы белән бизәделәр һәм поселок халкына георгий тасмалары тараттылар.