Корпункт:
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә Иске Кәшер авыл җирлегендә истәлекле, тарихка уелып кала торган вакыйга булды. Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенә тантаналы төстә Муса Җәлилнең көрәштәше, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәнов исеме бирелде. Туган илнең иминлеге өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән якташыбызның исемен мәктәпкә бирү – яшь буынга илебезнең каһарман уллары турында сөйләүнең, алар истәлеген мәңгеләштерүнең күркәм ысулы булып тора.