Бүген Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулу уңаеннан, Актанышның Җиңү паркы каршында интернационалист- сугышчыларны искә алу митингы уздырылды.
Чарада элекке интернационалист- сугышчылар, һәлак булганнарның әниләре, хатыннары, район мәктәбе укучылары, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова, Руслан хәзрәт Мортазин катнаштылар.
Чарада катнашучылар совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгын билгеләп үткән бу көндә барлык әфганчыларга изге теләкләрен җиткерделәр, Әфган җирендә районыбыздан ятып калган солдатлар, сугыштан соң алган тән һәм җан яраларыннан бакыйлыкка күчкән райондашыбызның исемнәрен кабат күңелләрдә яңартты, аларга дога кылдылар. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары мәңгелек ут янында, әфганчыларга куелган һәйкәл-бюстлар янында чәчәкләр-веноклар салынды.
