Корпункт:
1941 елның 25 сентяберендә Вагыйз агай фронтка киткән. 465 гвардияле укчы полк сафларында сугышларда катнашып каты яраланган. Савыканнан соң Вагыйз абыйны ташкүмер чыгарырга Владимир өлкәсендәге Кольчугино
станциясенә җибәргәннәр. Аннары отпуска алып туган авылына кайткан. 1943 елның 25 февралендә Вагыйз абыйны кабат хәрби хезмәткә алганнар. Ул 251 гвардияле укчы полк составларында хезмәт иткән, 1943 елның августында икенче тапкыр яраланган. Яралары төзәлгәч, ул сугышка яраксыз булу сәбәпле демобилизацияләнгән. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.“Ярыш” колхозында эшләгән. 1999 елда вафат булган.
