Ә бит бу җиңел түгел: фронтларда атакаларны кире кагу,заводларда берничә сменада эшләү, тормышка һәм матурлыкка мәхәббәтне саклап калу. Чын соклануга хатынкызларның хәтта авыр вакытларда да элегант булып калуы, сөйкемлелек үз чоры трендларына ияреп, стильле киенү сәләтенә лаек. "Әйләнә-тирәдә җимереклек һәм
ачлык булганда нинди мода булсын!"– диючеләр дә булыр ләкин алар хаклы түгел. Ул заманнарда подиум буенча дефиле оештырмаганнар, әмма үз модельерлары, мода журналлары, тренд фасоннары булган. Алар турында безгә тоныкланган иске фотосурәтләр сөйлиләр. Ерак 45-нче елның модасы ике тенденция йогынтысында формалашкан. Сугыш дәһшәтләрен оныту һәм матур тормыш башлау омтылышы бу теләкләрне тормышка ашыру өчен акча җитмәү белән бергә барган. Шуңа күрә ул
еллардагы кием тыйнак, уңайлы, гамәли булган. Кием тегү өчен ешрак формасын яхшы саклаучы, деформацияләргә чыдам каты материаллар сайлаганнар. Бәлки, 1945 елгы мода кемгәдер күңелсез, ямьсез булып тоелыр. Әмма ул вакыт чынбарлыгына бәйле киемнәр нәфислекне,соклануны сакларга, көнкүрешне бәйрәмнәргә әверелдерергә мөмкинлек биргән.
Мәглүмәт интернет чыганакларыннан алынып тәрҗемә ителде.
Төзеде Х.Ахмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләр

