Корпункт:
Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхелисламов Мөҗәһит Шәйхелислам улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее уңаеннан аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Җирлек башлыгы Фиргать Хөснетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова, балалары, туганнары да, ветеранны котлап, матур, изге теләкләрен җиткерделәр, хөрмәтләделәр. Тырыш хезмәте, гаиләдәге абруе белән Мөҗәһит абый авылдашлары арасында да ихтирам казанып яши. Бүгенге көндә берүзе генә яшәсә дә, ул ялгыз түгел. 3 кызы, 2 улы, 10 оныгы, 4 оныкчыгы, атна саен кайтып, хәлләрен белешеп, хуҗалыкта булышып китәләр.




