Корпункт:
Әлмәт муниципаль районы «Билгесез солдат көне» бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу дата исемнәре билгесез булып калса да, батырлыгы илебез тарихына мәңгелеккә язылып калган барлык кешеләрне искә алуга багышланган.
Бу көн Бөек Ватан сугышы һәм башка конфликтларда хәбәрсез югалган барлык солдатларга чиксез рәхмәт символы. Алар - үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучылар.
Әлмәттә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салу тантанасы булды. Катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Куелган һәр чәчәк-ул безнең ата-бабаларыбызның батырлыгына тирән рәхмәтебезне һәм чиксез хөрмәтебезне белдерү билгесе.
