Корпункт:
"Адымнар-Әлмәт" гимназиясендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә багышланган хәрби-патриотик җыр фестивале узды! Укучылар сугыш чоры җырларын башкардылар — моңлы көйләр фронтовикларның батырлыгын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеген һәм халык бердәмлеген хәтерләтте.
Җиңүчеләр — 7 "А" сыйныфы! Алар грамоталар, бүләкләр алдылар һәм шәһәр бәйгесендә гимназиянең данын яклаячаклар!