1945 елның 27 гыйнваре кешелек тарихында зур урын алап тора.
Бу көнне совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) нацистлар кулыннан азатитә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла.
Дөнья тарихында «Холокост» дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән «ут белән юк итү» дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәктә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дәдәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән «үлем лагерьләре»нең берсе була.
Холокост корбаннарын искә алу уңаеннан, Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда «Мәңге онтылмас хәтирә» исеме астында Елховой урта мәктәбене укучылары белән чара уздырылды. Чарада балалар бик актив рәвештә кешелек дөньясы күтәрә алмаслык фашизм турында үзләренең белгәннәрен сөйләделәр. Бу чара сугыш чорында олылар да күтәрә алмаслык михнәтләрне күтәргән балалар, аларның ата-аналары туганнары турында төшерелгән фотолардан ясалган презентация карау белән тәмамланды.
Төзүче: кече фәнни хезмәткәр Минибаева М.А.. Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее,