Корпункт:
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Хөрмәтле кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Безнен район делегециясе дә бирегә чакырылган иде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, хәрби комиссар Наиль Зантимиров, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, хәрби хәрәкәт ветераннары Фәнис Зәйнуллин, Ильнар Халиуллин, тыл хезмәтчәннәре Галия Гыйззәтуллина, Мәхрүзә Гаязова катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Җиңү көне – ул изге бәйрәм, без аның өчен ата-бабаларыбызга бурычлы.