Бүген җомга һәм без “Музей Сүзлеге” дип аталучы интернет акциясе кысаларында экспонатларыбыз турында сөйләүне дәвам итәбез. Бүгенге хәреф “Л” (К) хәрефе. Әлмәт туган якны өйрәнү музее сезнең игътибарыгызга совет солдатына кагылышлы Калак (кашык) экспонатын тәкъдим итә.
Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта һәр солдат яки офицерның гаиләсе турында искә төшереп торучы өеннән алып килгән калагы булган. Фронтта калаксыз солдат – ач содат, ә ач солдат – сугышчы солдат түгел. Шуңа солдатлар һәрвакыт сапоги эчләрендә яки каешларында калакларын йөрткәннәр. Ул аш кирәк-ярагы ролен генә түгел, ә солдатның “визит карточкасы” ролен дә үтәгән. Кызылармиячеләрнең шундый сынамышы булган: әгәр үзең белән солдат медальонын ягъни үзең турында язылган мәгълүмат язылган кечкенә кара пеналны йөртсәң – бу үлемгә. Шуңа күп солдатлар бу язуны тутырмаганнар, ә күпләре бу медальонны ыргыткан да. Аның каравы бу язуны алар калакка чуеп язганнар, котелокларына, чынаякларына, сапер көрәкләренә, ременнарына, каешларына, пилоткаларына үз исемнәрен язганнар. Бәлки алар шулай бу язулар буенча аларның кем булуын ачыкларлар дип уйлаганнардыр да. Шуңа күрә хәбәрсез югалган солдатларның калдыкларын тапканда эзләүчеләр аларның фамилияләрен калакларга яки башка әйберләргә язылган мәгълүмат буенча ачыклыйлар.