Корпункт:
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее “Җиңүнең җанга якын йөзләре” (“Родные лица Победы”) дигән акцияне башлап җибәргән иде. Аның кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары кабат барлана, якыннары, туганнары булмаган ветераннарның портретлары ясатыла.
- Бу акцияне узган ел да үткәргән идек, Ветераннар Советы белән берлектә 30 ветеранның портретларын ясаткан идек. Быел исә, күпфункцияле үзәк белән берлектә, 50 ветеранның портретын ясаттык. Алар “Үлемсез полк” акциясендә катнашачаклар, - ди музей директоры Дания Кәшипова.
