Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 2006 елның 25 мае Паспорт көне дип игълан ителә.
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.
14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт – шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый.
Музейда 14 яшькә җиткән сарманлыларга тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документ тапшыру тантанасы үтте.Тантаналы чарага Миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Вәлишина Гөлчәчәк, балалар, ата-аналар килгәннәр иде. Чараның тантаналы бүлеге үткәннән соң, килгән кунаклар музей экспозициясен карап, төрле елларда паспортны алыштырган документлар белән таныштылар. Бәйрәм чарасы Җиңү көне алдыннан үтү сәбәпле, музей хезмәткәрләре барлык килгән кунакларга буклетлар һәм Георгий тасмалары бүләк иттеләр.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее
