Сарман районы үзенең геройлары белән горурлана. Музей хезмәткәрләре аларны һәрвакыт күз уңында тотып, батырлыклары турында укучыларга җиткереп торалар. Музейда батырлык дәресләре үткәрү матур гадәткә әйләнде.Шундый дәрес Авыл һәм Зиннәт Хәсән музеенда узды.
Зиннәт Хәсәновның туган көнен укучылар көтеп алалар, ел саен аның музеена баралар. Быел да анда аларны музей хезмәткәре Гөлфирә Йосыпова ачык йөз белән каршы алды, укучыларны Зиннәтнең тормыш юлы, батырлыгы белән таныштырды. Укучылар батыр авылдашыбыз укыган парта артына утырып, язган перосын тотып карадылар, үргән чабаталарында аның кул җылысын тойган кебек булдылар. Кыскасы, укучыларга музейда булу бик ошады. Алар шулай ук Зиннәт Хәсәнов һәйкәле янында да булдылар, аңа чәчәкләр салдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
