Корпункт:
Олы Мәңгәр авыл җирлегендә яшәүче ветераннарга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Мәңгәр җирлегендә андыйлар, кызганычка каршы, 8 кеше генә калды. Алар барысы да туксан яшьтән өлкәнрәкләр. Фотода район финанс икътисад бүлеге җитәкчесе Фаиль Шиһапов, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова авыл җирлеге аксакалы Мәсхүт Шакировка медаль тапшыру мизгеле.
