Бүгенге көнгә районыбызда Бөек Ватан сугышы чорында бала чактан эшләгән 70 тыл хезмәткәре һәм 8 сугыш ветераны җәмәгате яши. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан аларның кайберләре белән район газетасы редакциясе таныштырды.
“Ураза тота идек”
Олы Әтнә авылында яшәүче тыл ветераны Мөнәвәрә Хәсәнова балачакта укыган, эшләгән чорларын шулай дип искә алды.
Динне-көнне белгән, гаделлек буенча яшәп, балаларын да шуңа өндәгән әтисе бу чорда балаларына ураза тоттыра... Мөнәвәрә апа 1931 елның 1 апрелендә Чүпрәле районында ишле гаиләдә – 8 баланың алтынчысы булып дөньяга аваз сала. Олы Әтнәгә кунакка дип килгән җирдән тормышка чыгып, биредә төпләнеп кала. Анысы аерым тарих, ул узганнарны – тылда хезмәт куйган чорларны искә алды.
- Мәктәптән кайтуга басуга чабасың. Без, яшьләр өлкәннәр чалгы белән чабып узган иген басуын тырмалый торган идек. Моннан тыш бәрәңге, чөгендер, өстәвенә бодай, солы чүбен утадык... Ашау-эчү ягы да иркен булмады, - ди.