Корпункт:
Тыныч тормыш хакына ут-суларны кичкән ветераннарга район башлыгы, “Казан шәһәренең “Апас” якташлык җәмгыятенең иҗтимагый оешмасы” һәм “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Казан шәһәрендәге “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев Үтәмеш авылында гомер кичерүче Хәертдин абый Сәлахов һәм Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев янында булып, мөхтәрәм ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
“Сез һәрвакыт безнең өчен олы батырлыгы үрнәге булып торасыз. Сезгә булган хөрмәтебез чиксез. Киләсе Яңа елда да исән-имин күрешергә, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын”, - дип, олы рәхмәтен ирештерделәр алар.
Җылы очрашу ветераннар өчен дә зур шатлык булды.





