21 декабрь көнне, Актанышта гомер итүче сугыш ветераны Гаянов Фахерланам Фахерлегаян улы бер гасырлык юбилеен — 100 яшен каршылады.
Аны олы юбилее белән район башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев тәбрикләделәр.
Фахерланам абыйга РФ Президенты В.Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын, район хакимиятеннән күчтәнәчләрен тапшырдылар. Колхозчылар исеменнән “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Халиль Хузин да Фахерланам абыйны ихластан котлап, теләкләрен җиткерде, аңа хуҗалык исеменнән бүләкләр тапшырды.
Фахерланам абыйны чын күңелдән олы юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, менә шулай якыннарының күңел җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп, тагын озак еллар гомер итүен теләделәр.
Фахерланам абый Яңа Әлем авылыннан. Тормыш иптәше белән алар 3 бала тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә 2кызы, 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Бүген Фахерланам абый Вәзилә кызы тәрбиясендә яши.