2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре, 14 январьда ВАРШАВАДАН төньяктарак НАРЕВ елгасының көнбатыш ярындагы ике плацдармда һөҗүмгә күчеп, көчле артиллерия ударлары ярдәмендә дошманның тирән эшелонлы көчле оборонасын өзәләр. Дүрт көн буена барган сугышларда, немецларның каты каршылыгын җиңеп, ике плацдармнан һөҗүм итүче фронт гаскәрләре кушылалар һәм 40 километрга кадәр алга киттәләр, фронт буйлап 100 километрга кадәр алга киңәйтәләр.…
Нарев плацдармында нык ныгытылган оборонаны өзүдә катнашучыларга яхшы сугышчан хәрәкәтләре өчен Советлар Союзы Югары Башкомандующий Маршалы иптәш Сталинның 1945 елның 17 гыйнварындагы 224 номерлы боерыгы белән рәхмәт белдерелде. Катнашучылар арасында авылдашыбыз Мусин Гыйльметдин Насретдин улы да бар иде. Бүгенге көндә аның документы Х.Х. Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее фондларында саклана.
