Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә безне, Мәләкәс авылыннан Александра Исаеваны, Аулаштан Михаил Палладиевны, Яңа поселогыннан Мәдинә Нуруллинаны һәм Бәткедән мине – Ольга Буханованы район социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова һәм медицина хезмәткәре Миләүшә Фәрдиева Казанга озата барды. Картаймыш көнемдә мондый чараларда катнашырмын дип һич кенә дә уйламаган идем! Былтыр Гөлнара Хановна ярдәме белән сәламәтләндерү пансионатында булып кайткан идем, инде быел зур бәйрәм чарасында катнашырга туры килде. Без Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына бардык.
Зур концерт башланыр алдыннан Татартан Президенты Рөстәм Миңнеханов залда җыелган меңләгән ветеранны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән ихлас котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Мондый матур концертны гомеремдә дә күргәнем юк иде. Бәйрәм барышында почтальон киемендә студентлар зал буенча өчпочмаклы солдат хатлары өләшеп йөрделәр. Аларны алу белән мин үзем дә сугыш елларына кире әйләнеп кайткан шикелле булдым. Канлы сугыш барган кырлардан тылга күпме хат йөргәндер ул вакытларда. Кемдер кадерле ирләреннән, сөекле улларыннан хат көтеп тора, балалар әтиләренә язалар иде. Кайгылы хәбәр турында чаң суккан шомлы хатлар да килде шул инде... Үзәкләрне өзгән, бәхетле балачагыбызны урлаган, күпме өмет-хыялларыбызны тамырдан корыткан яшьлегебез шундый булды безнең! Концертта матур җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Районыбызга юлга кузгалгач та, беребезнең дә телендә сүз бетмәде, һаман да кичерешләребез белән уртаклаштык. Шундый җылы очрашуда катнашу мөмкинлеген тудырган җитәкчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
