Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда күзгә күренмәслек җепләр аша бала күңеленең түренә үтеп, анда кешелек дөньясының буыннан-буынга сакланып килгән тәрбия хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудырырга тырышабыз. Тирән дулкынлану, зур җаваплылык тоеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнәбез. Үткән тарихыбыз турында күбрәк белү теләге һәм елдан-ел сирәгәя баручы сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәтебезне белдерү максатыннан очрашулар уздырабыз, инде өй тирәсеннән еракка чыгып йөри алмаган өлкәннәргә кайбер эшләрендә ярдәм итәбез. “Мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе мәктәбебездә аеруча колач җәйде. Атнаның һәр көнен, көннең һәр сәгатен мәрхәмәтлелеккә багышладык. Бер генә укытучы, бер генә укучы да читтә калмады. Тәрбия эшләре завучы Маргарита Телишева оештырган чара, авылыбызның иң мөхтәрәм кешеләре, гомер буе балаларга белем биргән тыл һәм хезмәт ветераны Денисова Зинаида Кирилловна һәм бик озак еллар колхоз бригадиры булып эшләгән Колсанов Алексей Никифорович белән очрашуны атналыкның иң нәтиҗәле көне дияр идем. 90 яшьтә булуына карамастан, ачык фикерле, бай мәгълүматка ия Зинаида Кирилловнаның сугыш еллары турында сөйләгәнен укучылар тын да алмый тыңлады. Сугыш чоры баласы Алексей Никифорович: "Ул елларның авырлыгын күз алдына китерүе дә авыр, кешелек дөньясы башка мондый афәтләргә дучар булмасын, сезнең йөзегездән бәхетле елмаю китмәсен, тырышып белем алыгыз һәм туган ягыбызны баетуга, ныгытуга өлеш кертегез,",-дип матур теләкләрен җиткерде. Аз гына вакыт эчендә күпме патриотик тәрбия бирелде яшь буынга. Бу чарага килә алмаган тыл ветераннары, сугыш чоры балалары янына очрашуга өйләренә барырбыз, кирәксә ярдәм итәрбез. Тик исән булсыннар, Җиңү бәйрәмен шатланып каршыласыннар иде берүк. Әле бик озак еллар балаларга үткән тарихыбызны барларга ярдәм итеп, исән-сау яшәсеннәр иде, дигән теләкләрдә кала Биеш мәктәбе укытучысы Фирая Хисамова.







