Корпункт:
Бүген без сезгә Бөек Ватан сугышы чоры баласы, тыл хезмәтчәненең тормыш юлын сөйлибез.
1930 елда Югары Мактама авылында туган Мәрьям апаның балачагын сугыш төмамлаган. Ул вакытларны искә төшерә:
"Сугыш башланган көнне без Әлмәттә Сабантуйда идек. Халык кинәт кычкырып йөгерә башлады – сугыш башланды! Җил кебек өйгә кайттык, әтиләрне фронтка алып киттеләр..."
