Корпункт:
Сарман гимназиясе базасында Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Яшь Ватанны саклаучылар» дигән хәрби-патриотик квиз узды. Квиз 7 конкурстан торды: «Визит карточкасы», «кроссворд чишү», «Армия өйрәтүләре», «Математика», «Иллюстрацияләнгән сораулар», «Теоретик сораулар» һәм «Танк-34». Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең мәктәпнең яшь армиячеләре 1 урынны яуладылар.
