Сарман үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллык юбилеена багышланган “Бөтенроссия тарихи кроссворд” акциясе үтте. Акциядә катнашучыларны китапханәнең укымышлы Ябалагы каршы алды. Ул һәркемгә яхшы кәеф һәм уңышлар теләде. Теркәлү үткәннән соң кунаклар язучы Дамир Гарифуллинның китапханәдә ачылган музеенда булдылар һәм, ике төркемгә бүленеп, кроссворд чишәргә таралыштылар. Мәскәү шәһәре педагогия университеты уйлап тапкан бу чараның максаты – яшь һәм өлкән буын кешеләрендә тарихка карата кызыксыну уяту. Шимбә киченә карамастан, тарих белән кызыксынучылар шактый күп булды. Алар арасында муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Башкарма комитетның яшьләр эше буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе, гимназия һәм урта мәктәп укучылары һәм укытучылары, аграр көллият студентлары һәм тарихчылары, спорт мәктәпләре хезмәткәрләре, “Сарман” газетасы баш мөхәррире, “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, хәрби комиссариат бүлеге вәкилләре һәм өлкән яшьтәге райондашлар бар иде. Бу акция тарих өлкәсендәге белемнәрне искә төшерү һәм тулыландыру өчен бик яхшы чара булды. Кроссворд чишүдә катнашкан һәркем акциянең сертификаты һәм үзәк китапханәнең күчтәнәчләре белән бүләкләнде.
