Корпункт:
Сарманлылар Хәтер көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан район үзәгендәге Ял паркында илебез азатлыгы өчен баш салганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекста булдылар, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә тәкыялар салдылар. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дашгын Гасанов сәламләде, кыскача Бөек Җиңүнең әһәмиятенә тукталды.


