Корпункт:
Һәркемнең диярлек туганнары, якыннары Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Аларның күбесе яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалучылар да шактый. Әгәр дә сезнең сугышта катнашкан берәр кешене табасыгыз килә икән, "Халык хәтере" ("Память народа") сайтына керегез. Анда максималь мөмкин рәвештә тулы мәгълүмат тупланган.
